Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бал бәйрәме

 Август табигать бүләкләренә һәм уңыш җыюга багышланган бәйрәмнәргә бай. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре, билгеләре һәм традицияләре бар. Шуларның берсе-бал спасы - умартачылар бәйрәме. Табигатьнең көзгә авышкан вакытында хуш исле бал исе борыннарны кытыклый. Балның нинди генә төрләре юк. Каштан балы, карабодай балы, юкә балы, ак бал, акация, көнбагыш балы. Санап кына бетерерлек тә түгел.
 Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә өлкән буын вәкилләре өчен “Бал бәйрәме” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында балның файдасы, төрләре турында мәгълүмат алыштык.