"Көчле рухлылар"

    8нче декабрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Көчле рухлылар" дигән баш астында фестиваль үтте.Залда"Дуслар арасында" клубына йөрүчеләрнең эшләре белән  беррәттән Мария Логинова һәм Раиса Мищихинаның кул эшләре урын алды.Әдәби-музыкаль кичә Раиса  Мищихина, Эльвира Аскарова, якташ  шагыйрәбез Мария Логиноваларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру белән башланып китте һәм нәфис сүз, җыр белән үрелеп барды. "Көчле рухлылар" клубы җитәкчесе Дәүрия Якупова тәүге тапкыр  һәм инде күпләргә таныш автор Ралия Кәримова үзләренең  иҗат җимешләрен тәкъдим  иттеләр. Шулай ук "Кама таңнары" берләшмәсе  әдипләре сүз алды һәм алар берләшмәнең 50еллыгына багышлап эшләнгән махсус бүләк тапшырдылар.Тапкырлыкта,зирәклектә, җитезлектә көч сынашканнан соң истәлекле бүләкләр  бирелде.Бәйрәм "Өмет яшәргә көч бирә" дип аталган  түгәрәк чәй өстәле артында дәвам итте.

    Бәйрәмне әзерләүдә ярдәм иткән  шәһәр Советы депутаты Т.А.Куприянова һәм 3нче микрорайон председателе          Н. Х.Курамшинага    зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.Фестивальнең максаты: язмыш сынауларына  бирешмичә  иҗатта, сәнгатьтә,спортта югары уңышларга ирешкән шәхесләр белән шәһәрдәшләребезне таныштыру.Без куелган максатыбызга ирештек.

Әдәби  кичәбез барлык кунакларның  да күңеленә хуш килде һәм бары тик яхшы хатирәләр белән таралдылар.