Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Гаилә учагы» һәм «Сәхнә» журналының апрель саннары

«Гаилә учагы» һәм «Сәхнә» журналының апрель саннары!!! Укымый калмагыз!

«Гаилә учагы» журналы китап укучыларыбызның иң яратып укыла торган журналыдыр мөгаен. Гыйбрәтле язмышлар, дин, сәләмәтлек, табигать һәм башка бүлекләрдән торган бик эчтәлекле, файдалы язмалар белән җәлеп итүче матур, төсле журнал ул.

«Сәхнә» журналында – татар мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре иҗаты, тормыш юллары һәм шөгыльләре тасвирлана.

Зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландырган, дүрт бала әнисе, Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова «Мине әле дә хәтерлиләр дип ышанам» язмасында иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләр.

Соңгы елларда татар эстрадасында Айгөл Закирҗанова исеме еш ишетелә башлады. Тырыш, гаҗәеп талантлы Айгөл белән аның үткән юлы, эстрада сәхнәсенә беренче адымнары, гаиләсе һәм бүгенге көне хакында әңгәмәне Зилә Мөбәрәкшинаның «Тормыш акчага корылган» язмасында укырсыз.

Ә калган язмалар белән танышуны исә журнал битләре аша дәвам итәрсез.