Фаил Шәфигуллинга - 85 ел
Яшьлегем тугае
Фаил Шәфигуллин сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.
Ничәнче мәртәбә
Тургайлар килделәр.
Тугайлар яшәрде, ямьләнде.
Өздереп сайрады,
Сайрады бер тургай,
Читендер сагыну хәлләре.
Өздереп сайрама,
Хәлемне сорама —
Ул үзе аңлар бер, тургаем.
Минем күк сагынып,
Кайтыр ул, тургаем:
Онытмас яшьлеге тугаен.
Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин тууына 85 ел (1939 - 1982).
Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда ТАССРның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа.
1973 елдан башлап Ф.Шәфигуллин Казанда журналистлык хезмәтендә: башта – «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм поэзия бүлеге мөдире, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975–1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли.
Ф. Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшә.
Ул, алтмышынчы елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Аның шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күпсанлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар…» (1979–1980), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» (1985) кебек повестьлары җитмешенче-сиксәненче еллардагы татар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша гади хезмәт кешесенең фидакарьлеге, этик-мораль сафлыгы һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.
Ф.Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. Ул заводта эшләгән чорында Яшел Үзән шәһәре советына депутат итеп сайлана (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының редколлегия әгъзасы булып тора. Җитештерү өлкәсендәге һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак була.
Ф.Шәфигуллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы