Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тату гаилә серләре

Гаилә елы уңаеннан Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Тату гаилә серләре» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Китапханә фондыннан хәзерге җәмгыятьтә гаиләнең роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаиләдә балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, гаилә педагогикасы һәм психологиясе буенча китаплар, тату гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә әдәби әсәрләр урын алды.