Центральная библиотека им. Г. Тукая

Минем гаиләм - минем байлыгым!

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы. Нык, тату гаилә – һәркемнең хыялы, омтылышы, терәге. Гаиләнең төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылык кешегә тормыш юлында очраган кыенлыкларны җиңәргә көч бирә, ният-максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Гаиләдә халкыбызның асыл сыйфатлары, гореф-гадәтләре саклана һәм буыннан - буынга тапшырыла.
Бу якты бәйрәм алдыннан шәһәрдәшләребезгә "Минем гаиләм - минем байлыгым" дип исемләнгән күргәзмә-фозона әзерләдек. Биредә тәкъдим ителгән китаплар тату гаилә серләренә төшенергә ярдәм итәр, һәркемгә кызыклы һәм файдалы булыр дигән теләктә калабыз.
Бәйрәм белән, дуслар! Гаиләләрегез нык, гомерләрегез озын, мәхәббәтегез мәңгелек булсын!