Центральная библиотека им. Г. Тукая

Еллар аша көлү

Матур әдәбият залында, бердәнбер татар телендә чыга торган, «Чаян» сатира һәм юмор журналының битләрендә бастырылган карикатуралар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә рәссамнарның соңгы еллардагы иң яхшы эшләре күрсәтелгән.
Хәзерге вакытта журнал үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле юмор, халыкчанлык, тормыш ахмаклыкларыннан оста итеп көлү алымнарын саклап кала алган. Шул ук вакытта, «Чаян» замана белән бергә бара, яңа көлкеле карашларны һәм темаларны үзләштерә.
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!