Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Татар телен өйрәнүне дәвам итәбез! Теләсә кайсы телдә төп төсләрнең исемнәрен белү мөһим. Төсләр, телне өйрәнгәндә иң кызыклы темаларның берсе. Галимнәр якынча унбиш мең төс бар дип саный. Россия физиологы Иван Павлов фикеренчә, кеше йөз меңнән артык төсне аера, ә рәссамнар исә күпкә күбрәк. Безнең дәрес татар телендә төп төсләрнең 12сен өйрәнүгә багышланды. Дәрес ахырында, тест биремнәрен эшләп, алган белемнәрне тикшердек.