Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язучы Миргалим Харис улы Харисовның тууына 85 ел

 Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалим Харис улы Харисовның тууына 85 ел (1939–2009).

Миргалим Харис улы Харисов 1939 елның 16 мартында Татарстанның Актаныш районы Чат авылында туа. 1952 елда Чат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында (1952 - 1956), Мәскәүдә М. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясендә укый (1956 - 1961). Тәрҗемә өлкәсендәге беренче адымнарын да театр училищесында ясый: А. Чеховның «Туй», Т. Миңнуллин белән берлектә В. Маяковскийның «Мунча» пьесаларын тәрҗемә итә.

Училищены тәмамлап Казанга кайткач, М. Харисов 1961 - 1964 елларда Татар дәүләт академия театрында артист, аннары өч елга якын Республика халык иҗаты йортында методист, өлкән методист булып эшли.

1967 елдан ул – «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә эшләгән. 1968 - 1970 елларда хәрби хезмәтне үтәгәннән соң да шул газета редакциясендә озак еллар буе хәбәрче, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1977 - 1979 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укый. 2005 - 2009 елларда М. Харисов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.

М. Харисов – әдәбият-сәнгать бригадалары өчен дистәләгән сценарийлар, радио һәм телевидение тапшырулары өчен татар язучылары әсәрләре буенча эшләнгән күпсанлы инсценировкалар авторы (Г. Әпсәләмов «Мәңгелек кеше», Г. Бәширов «Намус», А. Расих «Сынау» романнары, К. Нәҗми «Шобага», А. Гыйләҗев «Зәй энҗеләре» повестьлары).

Язучының төп иҗат мирасыннан «Тәзкирә» повесте (1966), «Кызыл планетага сәяхәт» исемле фантастик әсәре (1967), «Сабыйлар хакына» дигән пьесалар җыентыгы (1969) һәм «Ватан нидән башлана?» дигән хикәяләр китабы (1971), нигездә, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган. 1977 елда «Кызыл планетага сәяхәт» повесте Ташкентта үзбәк телендә дә басылып чыга.

М. Харисов иҗат эшчәнлегендәге тагын бер зур өлкә – ул әдәби тәрҗемәдер. Аның тәрҗемә китаплары арасында грузин язучысы Н. Думбадзеның «Мин кояшны күрәм» (1968), Г. Шәрипованың «Гафурлар гаиләсе» (1981), З. Воскресенскаяның «Ялкынлы яшьлек» (1995), Җ. Ильсовның «Еланнар әфсенләүче» (1997) романнары, Л. Гумилевскийның «Зинин» (1986), Н. Чуковскийның «Кыю капитаннар» (1995) кебек документаль повестьлар бар. Ул шулай ук театрлар өчен В. Розов, И. Голосовский, А. Арбузов һәм башка драматургларның сәхнә әсәрләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият-сәнгать, журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Харисов ике тапкыр Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1988 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Ул 2009 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат була, Актаныш районы Чат авылы зиратында җирләнә.