Язучы Фоат Садриевка 83 яшь
Гаделлекне маяк иткән әдип
Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа.
Фоат Садриев — ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы — «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе — 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә.
1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә. Шушы романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Ф.Садриев проза әсәрләре — хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.
Ф.Садриев үзенең укучыларына 1991 елда язып тәмамланган һәм 2001 елда аерым китап булып басылып чыккан «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа романын тәкъдим итә. Романда киң социаль катлам кешеләренең образлары, чорның фаҗигасе сәнгатьчә гәүдәләнеш таба.
«Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен 2010 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә. Ул 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.