"Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Мөнҗия Хәлимовага 64 яшь
"Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Мөнҗия Хәлимовага 64 яшь.
Хәлимова Мөнҗия Зәкәрия кызы 1960 елның 8 мартында Сарман районы Иске Имән авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама нефть химиясе көллиятендә белем ала. "Нефтехим" акционерлык җәмгыятендә эшли. Бераздан балалар бакчасына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.
Шигырьләре "Сарман", "Туган як" газеталарында, "Мәйдан" һәм "Казан утлары" журналларында басыла. "Күңелгә сагыш тулса" исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә.
Бала чагында үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә чыгышлар ясый, шигырьләрен укый, үзе язган җырларын гармунда уйнап җырлый.