Шәриф Камал тууына 140 ел
Шәриф Камал татар әдәбиятында ХХ йөз башы мәдәни
яңарышын башлап җибәргән, психологик прозага нигез
салган язучыларның берсе. Ул үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1940 елда ул Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.