Әмирхан Еникинең тууына 115 ел
Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең тууына 115 ел.
Рабит Батулла:
"Әмирхан Еники язучы гына түгел, ул—әдип. Ул—акыл иясе, Ана теле сагында торучы, халкы-милләте турында киеренке уйланучы, халыкның азатлыгы өчен көрәшүче, шул көрәшнең ысулы итеп әдәбият мәйданына чыккан баһадир."
Әмирхан Еники иҗаты сугыштан соңгы дәвер татар әдәбиятында үзгә бер урын алып тора. Ул татар әдәбиятына дистәләгән повестьлар («Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Йөрәк сере», «Саз чәчәге», «Вөҗдан» һ.б.), күпсанлы хикәяләр («Кем җырлады», «Тынычлану», «Бер генә сәгатькә», «Ялгызлык» һ.б.) биреп калдырган кеше.
Әмирхан Еникинең иҗаты – бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Алар тирән лиризм, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булулары белән аерылып торалар.