Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җилкенеп яши күңел

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәрдәшебез, актив җәмәгать эшлеклесе, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камаловка 70 яшь тулу уңаеннан “Җилкенеп яши күңел” дип аталган очрашу булды. Әдәби-музыкаль очрашу юбилярның гомер йомгагын сүтеп, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, шигырь, җырлар белән үрелеп барды. Чарада шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре, Васил әфәнденең дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, гомумән, аның белән иңгә-иң куеп бүгенге көндә бергә атлаучы аксакаллар катнашты.