“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да...”

Халыкларның җаны ул – моң диләр,

Моң диләр дә, бездә җыр диләр.

Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне –

Татар җыры әнә шул диләр, - дип язган шагыйребез Г. Тукай.

   Менә шундый җырга – моңга гашыйк өлкәннәребез чираттагы чарага җыелдылар. Алар монда җырлы – биюле уеннар гына уйнап калмадылар, узләре яраткан матур җырларын да башкардылар, шигырьләр дә укыдылар. Күңелләрне кузгатырлык матур җырлар яңгыраса, аны шунда ук отып алалар, кичәләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә җырлыйлар. Ә ул матур җырлар ничек туа соң? Авторлары кемнәр? Бу кичәдә кунаклар менә шундый онытылмас “Һаман яратам” дигән җырның язылу тарихы белән дә таныштылар.

  Бу кичә һәркемдә яхшы тәэсирлэр калдырды. Кунаклар тагын очрашырга сүз куешып таралыштылар.