Барысы да фронт өчен иде...
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда - кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән. Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Арабызда булган, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөреп иҗат итүче язучыларыбызның, Н. Тукмачев, А. Усачева, Н. Гаптуллин, Ф. Абдуллин, Г. Ибәтуллина балачагы сугыш елларына туры килгән. Алар узган гомер юлын күзәтү, танышу – безнең бурыч.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә сугыш темасына каралган викторина сораулары тәкъдим итте. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Рәмзия Вәлиева әдәбият-сәнгать сөючеләрне үзенең иҗат җимешләре - шигырьләрен укып әдәбият аланында ял иттерде.