"Яз гүзәле"
Ямьле яз җитте. Кояш нурлары көннән-көн ныграк җылыта бара. "Ковер" яшьләр үзәгендә "Яз гүзәле" интеллектуаль бәйгесенең соңгы этабы оештырылды. Бәйгедә катнашучы кызлар һәм тамашачылар өчен китап күргәзмә - инсталяция урнаштырылды.Бизәнү серләрен ачкан, татар милли киемнәренең тарихын барлаган, гомүмән тышкы матурлыкны гына түгел эчкесен дә өйрәнү өчен язылган китаплар урнаштырылды.
Бәйгедә катнашучылар исә үзләрен төрле яктан сынап карадылар. Җәмгыяттә үз-үзеңне тоту, итагәтлелек кагыйдәләрен белү, милли йолаларыбыз турында, һәм башкалар хакында сөйләү белән үрелеп барган бәйге кызыклы, файдалы һәм үзенчәлекле узды.