Татарча журналларның гыйнвар саннары белән таныш булыгыз
2023 ел Республикабызның мәдәни тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән истә калды соң? «Идел» журналы нәтиҗәләр ясады: мәдәни тормышта топ – 10 вакыйга турында сөйләр. 2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Ничек ныклы гаилә корырга? Бу турыда психолог үз киңәшләрен тәкъдим итәр. Җырчы Fauzia ничек киенә? Аның киенү һәм иҗат стиленә күзәтү ясарсыз. Шулай ук бу санда лирик җырларга аккордлар бирелә. Беренче татар актрисасын беләсезме? Аның турында комиксны укырга ашыгыгыз! Бөек шагыйрьләр иҗаты ярдәмендә астрологик прогноз ясасаң, ни килеп чыгар иде? Нәтиҗә белән «Шигъри йолдызнамә» аша таныша аласыз!
Татар яшьләре белән бер дулкында буласың киләме? Тизрәк «Идел»нең гыйнвар санын алып укы!
«Сәхнә» журналында, сәнгатькә багышланган яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле очрашулар, артистлар тормышына багышланган язмалар һәрдаим басылып тора.
Гадәттә без озак еллар дәвамында сәхнә түрен тоткан күренекле шәхесләрнең иҗатына сокланабыз, аларның талантына мәдхия укыйбыз, сәхнәдәге матурлыкларына һәм җитезлекләренә сокланабыз. Артист тормышы һәрвакыт тамашачының күзалдында булганлыктан, без аларны бер дә кайгы-борчу күрмичә, гел шаярып, уйнап-көлеп кенә йөриләр дип уйлыйбыз... Тик без ялгышабыз! РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваның күңел кичерешләрен, йөрәк әрнүләрен һәм чын ихлас хисләрен ачып биргән мәкаләсе белән танышырсыз.
Моңлы иҗаты, хит җырлары белән тамашачыга якын булган Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовка 50 яшь тулса, танылып иҗат итүенә 25 ел.
Кыю фикерле, әмма үтә гади һәм ихлас. Аның җырларында тормыш фәлсәфәсе бүген дә актуаль. 2000 еллар башында татар сәхнәсенә оригиналь жанр белән бәреп керүче беренче татар реперы Шәкур белән интервью.
🖍«Безнең мирас» журналы битләрендә тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
- Татар-төрки каһанлыгы турында беләсезме?
- Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Харис Фәйзи үзенең автобиографиясендә ниләр бәян иткән?
- Татар Каргалысы авылы тарихы белән танышмы сез?
- Оренбург татар дәүләт театры тарихын беләсезме?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны журналының гыйнвар саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Харис Фәйзи, Рөстәм Нәбиуллин, Альберт Борһанов, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.