Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ядкярләрдә -Тукай рухы

Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан укучыларыбызга "Ядкярләрдә -Тукай рухы" дип аталган күргәзмә-инсталляция тәкъдим итәбез. Биредә бөек шагыйребезнең иҗат җимешләре, авыр тормыш юлы белән таныштыручы,Тукай образын яктырткан сәнгать эшләре тупланган китаплар урын алды.