Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай безнең күңелләрдә/ Тукай в наших сердцах

Апрель ае - Тукай ае. Шул уңайдан киң җәмәгатьчелек олуг әдибебезгә багышлап төрле чаралар үткәрә. Әлбәттә, без, китапханәчеләр дә бу өлкәдә актив эш алып барабыз. Инде матур традициягә әйләнгән "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" дип аталган бәйге быел да зур уңыш белән үтте. Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларның чыгышларын бәяләп, нәтиҗәләр чыгарган вакытта үзәк китапханә хезмәткәрләре конкурста катнашучылар һәм аларның җанатарлары өчен бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына караган викторина үткәрделәр. Шунысы куанычлы: барлык катнашучылар олуг әдибебезнең тәрҗемәи хәлен бик яхшы дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.