"Халкымның бер асыл бизәге"
"Рәссам булу сезгә кайдан килгән?"- дип сорыйлар кайчак. Миңа тормыш бүләк иткән Әти белән Әнидән, дип җавап бирәм.Эш сөюем, тырышлыгым- бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгъмүрәдән, ә рәсем ясау сәләте - урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка бик күп һөнәрләр иясе әтием Саримнан. (Ә.Фәтхетдин автобиографиясеннән)
Бүгенге эфир кунагы "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы, Әхсән Сарим улының якын туганы - Миләүшә ханым Рәхимова. Ул үзенең якты хатирәләре, матур истәлекләре,безнең белән дә бүлешергә булды.