Центральная библиотека им. Г. Тукая

Елмаеп, көлеп алыйк!

1 апрель - Көлке көне. Әлеге уңайдан язучыларыбызның укучы күңелен күтәрә торган әсәрләрен туплап "Елмаеп, көлеп алыйк" дип исемләнгән юмор-күргәзмәсе оештырдык. Мәзәкләр аз гына да булса да, тормыш ыгы-зыгысыннан бушанып ял итеп алырга, рухыңны хушландырып кәефеңне күтәреп җибәрергә булыша. Ул - төн карасын куып, дөньяны аз гына вакытка яктыртып алган яшен яктысы кебек. Шулай ук күңел ачу белән бергә, дөньяны танып белү дәресе, бик әйбәт тәрбия чарасы да. Күргәзмәгә куелган китаплар аша елмаеп, көлеп алыйк. Күңелләребезне хушландырып, аз гына булса да, ял сәгатьләре алыйк.