Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Татар телен өйрәнергә теләүче шәһәрдәшләребез өчен "Татарча да яхшы бел!" проекты үз эшен дәвам итә. Узган дәрестәге лексиканы искә төшерү, диалог төзү белән башланды. Татар һәм рус алфавитларын чагыштырып, авазларның дөрес әйтелеше турында мәгълүмат бирелде. Татар теленең үзенчәлекле авазларын сөйләмдә дөрес әйтү күнекмәләре камилләштерелде. Тартым кушымчалары һәм аларны дөрес ялгау тәртибе бирелде. Өйрәнелгән белемнәр кечкенә текстлар уку белән ныгытылды.