Центральная библиотека им. Г. Тукая

Н.Сафина "Каеннар ник кара таплы"

Китап- кешелек дөньясы тудырган иң кыйммәтле могҗизаларның берсе. Ул -һәр халыкның хәтере, юлдашы, киңәшчесе, Без китапханәчеләр, барлык китап укырга яратучыларны Нәҗибә Сафинаның  "Каеннар ник кара таплы"дип исемләнгән китапны алып укырга тәкъдим итәбез. Бу китапка тупланган хикәяләр һәм бер генә әкият тә авторның проза жанрына табыну дәрәҗәсендә хөрмәтен күрсәтә. Автор үзенең хикияләре белән тормыш тудырган фәлсәфи сорауларга җавап бирергә омтыла, бигрәк тә -яшьүсмерләргә. Шуңа күрә аның проза китапларының исемнәре дә сорау рәвешендә. Ә чыннан да, каеннар ник кара таплы?