Кешеләрдә тик яктылык күрәм
22март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Мин татарча укыйм" бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучыларга язучы Факил Сафинның әсәрләре тәкъдим ителде. Шул уңайдан "Кешеләрдә тик яктылык күрәм"дип аталган күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә әдипнең төрле жанрдагы китаплары урын алды.