Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел!

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты үз эшен башлап җибәрде.
Татарча аралаша белергә шәһәребезнең китап укучылары теләк белдерде. Курс 20 дәрескә исәпләнгән. Ул көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүзләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге дәрестә исәнләшү, танышуга караган лексика алынды. Өйрәнгән лексик-грамматик берәмлекләрне кулланып диалог һәм монологик сөйләм оештырылы. Очрашу кызыклы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.