"Язгы тамчылар..."
Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман…
Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәребезне "Язгы тамчылар..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә төрле кызыклы табышмаклар, уеннар көтте. Очрашуыбызның төп кунаклары "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары Фәнүзә Сабирова, Мирзанур Шәйдуллин шигърияте кочагында тамашачы бер елмайды, бер елады, дулкынланып үз тормыш юлын барлады. Очрашу барышында алган матур хатирәләр, ял итүчеләргә яхшы кәеф бирде.