"Бизәкләр шагыйре"
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылганрәссам, керамика, агач ую сәнгате остасы һәм талантлы шагыйрь Хәмит Латыйповның гаҗәеп иҗаты хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин
«Минем иҗат, гомерем кебек үк, гел кыл өстеннән йөрде… Мине бу җирдә Ходай һәм күңел, иҗат кына саклап калгандыр, дип уйлыйм». Аксакал рәссам-шагыйрь сүзе бу. Әрнү-яраларыннан галәм гамьнәре саркырлык матурлык тудыра алган ялгызак карурман киеге сүзләре. Күңелләр ихласлыгын, хөрлеген һәм гүзәллеген саклый торган ул карурманда Хәмит Латыйф дигән рәссам-шагыйрьнең җуелмас эзләре барБар!