Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган телем - иркә гөлем

Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә өлкән буын вәкилләре өчен 21февральдә билгеләп үтелә торган - Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.