Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дуслык аланы

Гомер тавының биек үренә күтәрелгән ихлас җанлы, бүгенге юбилярыбыз - Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиевнең китапларын кулга алып, андагы берничә шигырьне укуга ук, язучы күңеленең киңлеген, иркенлеген тоясың. Очрашу авторның Түбән Камага багышлап язылган гимны белән башланып китте. Туган як, табигать, милләт, туган тел һәм башка бик күп темаларны яктырткан шигырьләр кочагында, Рәфыйк Әхмәдиев сүзләренә язылган җырларны тыңлап, кызыксындырган сорауларга җаваплар алып барган очрашу истәлекле вакыйгалар белән бәйләнеп барды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васыйл Камалов, "Кама таңнары" әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина һәм башка бик күпләрнең тәбрикләүләре И. Хәбибуллин, А. Газетдинова, Ә. Василова башкаруындагы җырлар, Алсу Вәлиуллинаның шигырьләре белән үрелеп барды.
Рәфыйк Әхмәдиев иҗатына ак юл, якты нур телибез. Язмышына бары бәхетле, шатлыклы еллар гына шаһит булсын.