Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Акты хисләр җыр булып"

Асыл сүзнең энҗе мәрҗәннәрен
Кыйммәт күрдем алтын хакыннан.
Ул байлыкны эзләмәдем читтән
Илһам итеп алдым халкымнан! - дип яза үзенең бүген гомер бәйрәмен билгеләп узучы Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиев. Ялкынлы шигырьләре белән табигатебезне, милләтебезне, телебезне яклаучы юбиляр язучының иҗатын, тормыш юлын ачкан "Акты хисләр җыр булып" күргәзмәсе, халыклар дуслыгы йортында урнаштырылды. Очрашуга килгән тамашачылар өчен әлеге күргәзмә өстәмә мәгълүмат булды. 9 китап авторы Рәфыйк Гомәр улы очрашу алдыннан күргәзмәгә куелган китаплардан шигырьләрен укып, иҗади мохит тудырды.