Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тел - күңелнең көзгесе

 Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле әти, әни сүзләрен дә иң башлап туган телебездә әйтәбез. Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз.

   Бүген 21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан  үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә «Тел – күңелнең көзгесе/Мой язык, мой мир, моя душа» дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Квиз-уенда туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар, мәкальләр, табышмаклар искә төшерелде.