Центральная библиотека им. Г. Тукая

Батыр йөрәк шигърияте

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала.1989 елдан башлап бу көн Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә кунакта батыр йөрәкле ир-егетләребезнең берсе, Әфганстанда хезмәт итеп, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, исән-имин кайткан, калган бөтен гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, күңелендәге хис-кичерешләрен шигырь юлларына салучы шагыйрь, “Яшик әле!” китабы авторы Фәһим Бикмиев булды. Саба районыннан ерак араларны якын итеп килгән ветеран сугыш хатирәләре белән уртаклашты, үзенең иҗат җимешләре – шигырьләре, җырларын укучыларга бүләк итте. Кичә Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма артистлары Эльвира һәм Раушан Асановлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.