"Йөрәкләрдә сүнмәс ут"
Тормыш яме… Кеше бу дөньяга кунак булып кына килә. Санаулы еллар… Шул кыска гына гомергә дөньяга килгәнсең икән, үзеңнән соң нинди мирас калдырасың? Традиция, гореф-гадәтләр – халык тормышының аерылгысыз мөһим өлеше. Аның иң күркәмнәрен бөртекләп саклап, балаларга тәрбия аша биреп калдыру – яшәүнең олы бер мәгънәсе. Әлеге тирән фикерләрне үз кочагына алган Рәсимә Нәбиуллинаның шигърият аланында, “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Әлфия Василова, Алсу Вәлиуллина җырлары аша җаннарына сихәтлек алсалар, әдәби табышмакларга, викторина сорауларына җавап эзләп бераз гына фикерләрен тупладылар. “Бәхет” төшенчәсенең рецептын бергәләп төзеп, күңелләрне матурлык белән баеттык.