Мәгарифкә багышланган гомер
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Халык мәгарифе отличнигы, Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзасы, 60 елдан артык гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез Суфиян ага Минһаҗевка 90 яшь тулу уңаеннан «Үткәннәрне уйдан кичереп…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәгә Суфиян аганың якыннары, дуслары, җитәкчеләр, укытучылар, укучылар җыелды.