Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәхмәт сиңа

11 гыйнварда - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә!

Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул «җылы сүзләрнең» мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.

 «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче абый-апалар белән бүген Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Рәхмәт көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Җырлы-моңлы кичәбез мәкальләр, уеннар һәм викторина белән үрелеп барды.