Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үткәннәрне уйдан кичереп...

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Халык мәгарифе отличнигы, Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзасы, 60 елдан артык гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез Суфиян ага Минһаҗевка 90 яшъ тулу уңаеннан «Үткәннәрне уйдан кичереп…» дип аталган күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә Суфиян аганың китаплары, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләре, Аксакаллар шурасы эшчәнлеген яктырткан басмалар урын алды.