Дифгат Шәмси улы Сираевның тууына 90 ел
Без кочасы кояш бар
Чык син, әйдә, болыннарга,
Болыннарда күлләр бар.
Без иснисе чәчәкләр бар,
Без өзәсе гөлләр бар.
Кил син, әйдә, урманнарга
Урманнарда балан бар.
Без җыясы җиләкләр бар,
Без ауныйсы алан бар.
Төш син, әйдә, чишмәләргә,
Чишмәләрдә моңнар бар.
Без эчәсе саф сулap бар,
Без тыңлыйсы чыңнар бар.
Мен син, әйдә, чал тауларга,
Чал тауларда чал таш бар.
Без ерасы болытлар бар,
Без кочасы кояш бар.
Д. Сирай
Шагыйрь һәм журналист Дифгат Шәмси улы Сираевның тууына 90 ел (1933–1985)
Дифгат Шәмси улы Сираев 1933 елның 20 декабрендә Алабуга районының Камай авылында туа. Шушында урта мәктәп тәмамлый, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач, Менделеевск шәһәрендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Шушы чорда район һәм республика газеталарына языша башлый. Алабуга педагогия институтының филология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, аны 1964 елда тәмамлый. Менделеевск, Калинин, Минзәлә районнары газеталарында хәбәрче, колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли.
1965 елда Д. Сирай Балтач район газетасында җаваплы секретарь булып эшли башлый. 1969-1972 елларда аның редакторы була. Шушыннан Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлап кайтканнан соң гомеренең ахырына кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли.
Әсәрләре 1950 еллар ахырында басыла башлый. «Таң сызыла» (1967), «Саумы, тормыш» (1968), «Кушнарат» (1969), «Кыяларга үзем менәм» (1972), «Мәхәббәтем» (1983), «Үзәннәрдә калам» (2004) шигырь җыентыклары авторы. «Кеше турында җыр» (1974), «Каентүбә» (1974), «Авыл поэмасы» (1974), «Әманәт дәфтәре» (1979), «Минем анкетам» (1980) кебек үзенчәлекле поэмаларында романтик рух, әйдәүче пафос өстенлек итә.
Шигырьләренә үткенлек, җорлык, публицистик яңгыраш хас. Әсәрләрендә чагылдырылган төп тема – татар авылы һәм аның кешеләре. Д. Сирайның шигырьләре композиторлар Ә. Бакиров, З. Гыйбадуллин тарафыннан көйгә салына. Юмористик әсәрләре «Тәрәзәгә чиртер мизгел» (1986) дигән күмәк җыентыкта урын алган.
Дифгат Сираев 1985 елның 20 июнендә фаҗигале рәвештә вафат була.