Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде”

Фатих Кәрим... Татар халкының зур, олы шагыйре. Яу кырында ятып калган талантлы һәм батыр улы. Ялкынлы, дулкынландыргыч шигырьләре, Бөек Ватан сугышының утлы өермәләре эчендә чыныккан лирикасы белән халкыбыз йөрәгендә урын алды. Окопта, блиндажларда язылган 150 шигырь, 8 поэма бүгенге көнгә кадәр поэтик һәм гражданлык батырлыгының гүзәл үрнәге булыр тора. Шагыйрьнең ут эчендә туган шигъри авазы, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” белән беррәттән, татар һәм дөнья поэзиясенең алтын фондына керде. Үзенең батырларча сугышып яу кырында һәлак булуы каһарманлык үрнәгенә әверелде.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле шагыйрь Ф.Кәримгә 115 ел тулуга багышланган “Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде” дип аталган әдәби кичә булды. Кичәдә шәһәребезнең 8нче мәктәп укучылары катнашында Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясалды, әдипнең әсәрләре сөйләнде.