Центральная библиотека им. Г. Тукая

Укытучы көндәлеге/Дневник учителя

Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында төрле чаралар оештырды. Бүген гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы, 8 китап авторы Анастасия Усачева белән әдәби очрашу булды. Шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, укучыларга туган телебезнең асыл байлыкларын ачарга ярдәм иткән мөгаллимә үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге хакында сөйләде, иҗат җимешләре шигырьләрен бүләк итте. «Пушкин картасы» белән килгән укучылар очрашу кунагын зур кызыксыну белән тыңладылар.