Гариф Закир улы Галиев - 120 ел
Гариф Закир улы Галиев 1903 елда Самар губернасының Бөгелмә өязе Урманай авылында туган.
1918 елга кадәр «Гобәйдия» мәдрәсәсендә, аннары Бөгелмә укытучылар семинариясендә укый.
1928-1941 елларда-мөдир. «Сабанчы», «Колхоз гәзите», «Крылья Советов», «Колхоз бригадиры» журналлары редакцияләрендә җаваплы секретарь.
1941-1946 елларда - мөдир хәрби хәбәрче, «Красный воин», «Красная Армия» фронт газеталарының җаваплы секретаре.
Сугыштан соңгы елларда «Кызыл Татарстан» газетасында, «Татарстанның авыл хуҗалыгы» журналында эшли.
«Вәли ничек кызылармеец булды?» исемле беренче хикәясен 1925 елда «Эшче» газетасында бастыра.
1927 елда армия тормышын яктырткан «Кызыл Армия хикәяләр» дигән беренче җыентыгы чыга.
Г. З. Галиев иҗатының төп темасы - татар авылының үткәне һәм бүгенгесе. 1951 ел; "Мин авыл яратам", 1960 ел; "Иске Имән", 1976 ел; "Җир турында җыр", 1980 ел; "Без авылдан", 1982 ел; "Барысын да хәтерлим", 1986 ел).
Г. З. Галиев балалар өчен күп яза (җыентыклары: «Борчаклар сөенәләр» 1962 ел; «Чәчәкле малайлары» 1965 ел; «Хикәяләр» 1970 ел).
Авыл театрлары өчен язылган күп кенә бер актлы пьесалар авторы. Иң зур танылу аңа «Хаттан башланды» комедиясе китерә ( рус телендә М., 1949 ел; немец телендә Дрезден, 1956 ел).
Язучы 1985 елда Казанда вафат була.