ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТНЫ УКЫЙБЫЗ
ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТНЫ УКЫЙБЫЗ
Татар телендәге журналларның яңа апрель саннары!
Сөембикә № 4 - журналыбызның юбилей саны бу! «Сөембикә»без чыга башлауга 110 ел!
«Сөембикә»нең үткәне белән бүгенгесе үрелеп бара бу санда. Журнал тарихында нинди борылышлар булган, бүгенге көнгә аны кемнәр китереп җиткергән – редакциядә нинди журналистлар эшләгән, коллективны кемнәр җитәкләгән – сез боларның барысы хакында да мәгълүмат табарсыз.
Юбилей булгач, әлбәттә, котлауларга да бай сан бу. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар котлый. Әмма күңелне иң җылытканы – укучыларының хатлар, социаль челтәрләр аша журнал турында килеп ирешкән фикерләре!
Сез шулай ук яңа санда табарсыз:
- «Тынлыкны тыңларга яратам». Бу язма – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов иҗатын якын итүчеләргә кызык булыр.
- «Кем баласы, димәгез». Журналда чыга башлаган яңа проектыбыз әнә шулай атала. Кеше нинди генә уңышка ирешсә дә, аның артында тәрбия, үгет-нәсыйхәт, изге теләк һәм үрнәк тора. Әти-әнисенеке! Бу санда Татарстанның халык артисты, җырчы Римма Ибраһимова үзенең талантлы балалары Фәрит белән Ләйсән турында сөйли.
- «Яшь буын» рубрикасының чираттагы геройлары – Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Лилия һәм Тимур Латыйповлар.
- «Бәхет өчен күп кирәкми...» Бу язма Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев һәм аның хатыны Диләрә ханым турында.
- Әдәбия сөючеләр бу санда Марат Әмирхановның «И, чабата, чабата...» дигән хикәясе һәм шагыйрә Халисә Мөдәррисованың шигырьләре белән таныша ала.
🌸Мәйдан № 4 - журналның бу саны бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган!
Бу бүлмәдә сез табарсыз:
- Г. Тукайның ике шигырьләре.
- М.Әмирхановның "Укылмаган никах" хикәясе һәм аның юбилей хөрмәтенә интервьюы.
- Ф. Гыйззәтуллина шигырьләре.
- Гүзәл Галләмованың «Кайту» әсәре
- Лилия Фәттахованың «Дөнья тәгәрмәче» дигән яңа китабы турында мәкалә.
- Һәм башка күп нәрсәләр!
🌸Гаилә Учагы № 4
Журналның яңа санында сез гаилә темасына ике мәкалә, дин турында мәкаләләр таба аласыз: Рамазан, Ураза һ. б., сәламәтлек, йорт һәм хуҗалык, матурлык турында мәкаләләр, шулай ук теләсә нинди тәмгә күп кенә кызыклы рецептлар, балалар өчен әкият ("Әтәч таңда нигә кычкыра?") һәм анекдотлар.
Китапханәгә килегез һәм кызыклы журнал дөньясына чумыгыз!