Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җиңү көнен каршылап...

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә "Твори добро.Нижнекамск" ассоциациясе белән берлектә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Биредә ял итүчеләр Бөек Ватан сугышына кагылышлы шигырьләр тыңлап, викторина сорауларына җавап биреп күңелле ял иттеләр.Валентина Капкачева, башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.