Центральная библиотека им. Г. Тукая

Моң иңде җаннарга/Мелодии моей души

     Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда - җыр мәңге яши. Җыр – ул халыкның моңы. Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош”, - ди халык. Җыр - ул рухлану, матурлыкка соклану.
Яшьләрдә үз туган телләренә, җыр сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә   дип аталган бәйге оештырылды. Чара 5турдан: халык җырлары, әниләр, мәхәббәт, туган як, Җиңү бәйрәменә багышланган җырларны тыңлап, аның нинди җыр, башкаручысын әйттеләр.
Бәйгедә Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте(Мы - Королёвцы) студентлары теләп катнашты, барлык сорауларга да тулы җаваплар бирделәр.