Ядкярләрдә - Тукай рухы
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.
Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде.
«Ядкярләрдә - Тукай рухы» дип исемләнгән кичәдә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче абый-апалар Тукай иҗат иткән шигырләрне укып, җырлап, биеп, викторина сорауларына җавап биреп, күңелле итеп бәйрәм иттеләр. Очрашуның башын «Туган авыл» җыры белән башлап җибәргән булсалар, ахырын халкыбызның гимныны әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамладылар.