Центральная библиотека им. Г. Тукая

Канатлы нур

Әдәбиятка һәркем үз юлы белән килә. Берәүләр әйтерсең туганда ук язучы булып туа – яшьтән үк каләм тибрәтә башлый, икенче берәүләре исә тормыш, язмыш сынауларын уза – уза, тәҗрибә туплап зур багаж белән килеп керә. Ә Гөләндәм ханым әдәбиятка ничек килеп кергән, нәрсә этәргән шигърият каләмен кулга алырга һәм башка бик күп сорауларга бүген җавап таптык. Авторның үзе белән якыннан танышып, аралашып күңел тәрәзәсенә күз салдык. Гөләндәм ханым һәрвакыт ихлас – иҗатында да, тормышта да. Һәм бу сыйфат язган һәр шигырегендә чагылыш таба. Йөрәге түреннән чыккан хис-кичерешләрен, кайгы- борчуларын, шатлыкларын сәйләннәрдәй шигъри юлларына сала бирә.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучысы Гөләндәм Галиеваның “Канатлы нур” китабын тәкдим итү кичәсе булып узды.Кичәгә авторның каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре һәм яшь буын вәкилләре дә җыелды.