Центральная библиотека им. Г. Тукая

Син Тукайны беләсеңме?/ Знаешь ли ты Тукая?

Тукайның татар халкы һәм гомумән, төрки дөнья өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигъриятендә безнең халыкның рухы яши, ә рух, билгеле булганча, үлемсез. Димәк, милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгелеккә бәйләнгән Тукай иҗаты да үлемсез.Аның шигырьләренә халык җырларында дан җырланган. Шагыйрьнең әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып укый, яттан өйрәнә.

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Сез Тукайны беләсезме?" дип аталган викторина үткәрелде.