Язучы, әдәбият галиме Мөхәммәт Вәли улы Гали (Галиев)нең тууына 130 ел (1893–1952)
Хикәяләре, драматик әсәрләре һәм әдәби-гыйльми хезмәтләре белән татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып торган Мөхәммәт Гали (Мөхәммәт Вәли улы Галиев) 1893 елның 24 мартында элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы) Олы Юлга авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта авыл мәктәбендә, 1903—1910 елларда үз авылларыннан алтмыш чакрым ераклыктагы Сатыш мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күл буе һәм 1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.
1915 елда мәдрәсәне ташлап, Украина тимер рудникларында, Баку нефть промыселларында кара эшче, Бохарада грузчик булып эшләп йөри. Шунда ул солдатка алына һәм, 1916 елның февралендә фронтка озатылып, Австрия юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, һөҗүмгә күчкән рус гаскәрләре составында чит ил җирләренә кадәр барып җитә. Февраль революциясен ул Румыниядә каршылый һәм 1917 елның сентябрендә туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясе җиңгәч, М. Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли, ә 1919 елның башында Казанга килеп, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарыла торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Соңга таба шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, секретарь һәм редколлегия члены вазифаларын үти. «Кызыл Армия» газетасы чыгудан туктагач, «Эшче» газетасына күчә, 1921 елның җәеннән «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Безнең байрак» газетасында, ә 1926 елда яңа оешкан «Крәетиян гәзите» редакциясенә күчеп, озак еллар шунда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1931 елда М. Гали В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә, укуын уңышлы тәмамлагач, берникадәр вакыт Казан педагогия институтының география кафедрасында ассистент булып эшли, аннары «Спартак» комбинаты каршындагы олыяшьтә-геләр мәктәбендә әдәбият укыта. 1945 елның ахырыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (М. Гали 1952 елның 6 маенда вафат була) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәр һәм кулъязмалар бүлегенең мөдире вазифаларын үти. М. Галинең «Авыл тормышы» исемле очерк характерындагы беренче язмасы 1911 елда Казандагы «Йолдыз» газетасында Мөхәммәт Юлгави имзасы белән басылып чыга.
Соңга таба аның иҗатына социаль мотивлар үтеп керә, ул авылдагы социаль тигезсезлек күренешләрен, халык массаларының империалистик сугышка каршы нәфрәтле мөнәсәбәтен чагылдырган хикәяләр иҗат итә. Иске авыл темасы М. Галинең Бөек Октябрь революциясеннән соңгы иҗатында да төп урынны алып тора. Шул ук вакытта ул аерым хикәяләрендә, бигрәк тә журналист буларак көндәлек матбугат өчен язган күп санлы очерк һәм публицистик мәкаләләрендә, совет шартларында татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, кешеләр арасында яңа, социалистик мөнәсәбәтләр туу процессын илһамланып тасвирлый. Утызынчы елларда М. Гали драма жанрында да көчен сынап карый.
Аның 1905 елгы Беренче рус революциясеннән соң татар крестьяннарының алпавытларга каршы көрәшен чагылдырган «Печәнчеләр, яки Бәхет эзләгәндә» (1936), 1908—1912 еллардагы Столыпин җир реформасы буенча крестьяннарны хуторга күчерү вакыйгаларына багышланган «Имана» (1939) һәм атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесалары бар.
Соңгысы, Хөсәен Уразиков белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Каюм Насыйри турында әдип зур тарихи роман язарга да тотына, ләкин әсәр тәмамланмый кала. Сугыш алды елларында һәм бигрәк тә Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләү чорында Мөхәммәт Гали татар әдәбияты тарихының аерым мәсьәләләренә, әдипләрнең тормыш һәм иҗатларына багышланган оригиналь гыйльми хезмәтләр дә яза. Аның «Г. Камал» исемле монографиясе, «Тукайның Уральскидагы тормышы» китабы, татар иҗтимагый фикеренең күренекле вәкилләре Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Акмулла, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев турындагы күләмле мәкаләләре фактик материалга бай булулары ягыннан әле хәзер дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Шулай ук ул үзенең атаклы замандашлары Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал турында истәлек язмалар авторы буларак та билгеле.
М. Гали 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.