Центральная библиотека им. Г. Тукая

Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!

    Тукайның татар халкы һәм гомумән, төрки дөнья өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигъриятендә безнең халыкның рухы яши, ә рух, билгеле булганча, үлемсез. Димәк, милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгелеккә бәйләнгән Тукай иҗаты да үлемсез.Аның шигырьләренә халык җырларында дан җырланган. Шагыйрьнең замандашы Галимҗан Ибраһимов билгеләп үткәнчә, Тукай «халык йөрәгендә яткан, әмма халык үзе җиткерә белмәгәнне әйтә алган».

    Үзәк китапханәдә татар шигърияте классигы Г.Тукайның иҗаты  һәм әдип турында басылып чыккан чыганаклар белән танышырга теләгән әдәбият сөюче дусларыбызга «Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда»дип аталган күргәзмә әзерләнде.