Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомер кыска, дан мәңгелек/ Тукай неугасимая звезда

Бөек Тукай! БөекШагыйрь! Г.Тукайның шигырьләрен укып сокланмаган кеше юктыр! Чөнки алар татарның иң тирән милли-тарихи хисләренә туры килә, халкыбызның авыр язмышын чагылдыра. Ул кыска гына гомере эчендә кешеләрнең бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Бүгенге көндә дә алар үзләренең тәэсир көчен, әһәмиятен югалтмыйлар.
Ел саен апрель аен татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Габдулла Тукайга багышлый. Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият студентлары белән берлектә «Гомер кыска, дан мәңгелек»/ «Тукай неугасимая звезда» дип аталган квест-уен үткәрде. Чарада катнашучы студентлар шагыйрьнең тормышы юлы, иҗатын искә төшереп, QR-код аша «Әкияттә кунакта» тестын үтәделәр, «Сез Тукайны беләсезме?» исемле кроссвордны чиштеләр, «Иллюстрацияләрне таны!» уенында рәсемнәргә карап аның кайсы әсәрдән икәнлеген әйттеләр, «Тукай сүзе» биремендә көйне тыңлап аның нинди җыр икәнлеген таныдылар.